«Китап патшалыгына рәхим итегез» Ачык ишекләр көне (6+)

25 сентябрь көнне 14 нче санлы китапханәдә Ачык ишекләр көне узды. Китапханәгә кунак буларак мәктәпкәчә яшьтәге балалар, башлангыч сыйныф укучылары килде. Иң нәни укучылар өчен «Китап тарихына сәяхәт» дигән танып белү сәгате һәм «Көзге агач» мастер-классы узды. Балалар китапханәнең китаплар яши торган йорт булуы турында белде. Алар китапханә бүлекләре буйлап экскурсия кылды, китапханәнең төп кагыйдәләре белән танышты. Китапханәче борынгы дөньяның иң беренче китаплары – балчыктан, каен тузыннан һәм пергаменттан ясалган китаплар турында сөйләде. Шуннан соң балалар викторина сорауларына җавап бирде, тәкъдим ителгән рәсемнәр буенча хикәя төзеде. Алга таба нәниләр ком анимациясе белән танышты, ком өстәлләрендә үзләренең беренче рәсемнәрен ясады. Аларга бик ошады. Чара азагында китапханә хезмәткәрләре балаларга актив укучылар булуларын, китапларның кадерен белүләрен, аларга сакчыл мөнәсәбәттә булуларын теләде. Чара файдалы һәм кызыклы булды.  

ыапр
5ea0c432-de3f-414a-b1e3-32c415fa50de
a98030bd-3706-4a5e-b5ef-7101c986192a
ac6f9393-c674-40e2-b8fb-a12f80b78216
2518118e-e71f-4a55-b0a5-1d37329846fe

«Көзге агач» мастер-классында балалар төсле кәгазьдән матур аппликация ясады. Алар ясалган агачка яфраклар ябыштырды. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр үз эшләрендә кабатланмас ел фасылының бар матурлыгын чагылдырды. Нәтиҗәдә һәрберсенең үз көзге агачы барлыкка килде, балалар аларны якыннарын куандырыр өчен өйләренә алып кайтып китте. 
Башлангыч сыйныф укучылары өчен әзерләнгән «Әкиятләр каруселе» дигән әдәби сәгатьтә катнашучылар әкиятләр, аларның төрләре, ни өчен аларны әдәби яки халык әкиятләре дип атаулары турында белде. Китапханәче балаларны «әкият» төшенчәсе һәм аның төрләре белән таныштырды. Укучылар гаҗәеп әкиятләр дөньясына кереп чумды. Алар бик теләп яраткан әкиятләрен искә төшерде, әкиятләргә иллюстрацияләрдән тылсымлы мозаика җыйды, тылсымлы әйберләрне һәм төп персонажларны белүдә ярышты, табышмаклар чиште. Балалар «Әкият белгечләре», «Телеграмма кемнән», «Бу кемнең портреты?» бәйгеләрендә катнашты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: