«Китаплар дөньясына рәхим итегез!» Ачык ишекләр көне (0+)

25 сентябрь көнне 10 нчы санлы китапханә барлык китап сөючеләрне Ачык ишекләр көненә чакырды.  Кунакларның күп җыелуы безне куандырды. 
Иртәдән үк китапханәнең уку залында «Күчмә китаплар» фримаркеты эшләде. Теләге булган һәркем үзе укыган балалар һәм өлкәннәр өчен китапларын алып килә һәм үзенең күңеленә зуш килгәнен сайлап ала алды. Китаплар алмашу – яхшы, файдалы һәм кирәкле эш. Чөнки һәр китап аны укысыннар өчен язылган. 

авравтта
10ф. Книжный фримаркет «Перелётные книги»
10ф. Литературное путешествие «Тропинками сказок Корнея Чуковского». Загадки из волшебной корзинки
10ф. Литературное путешествие «Тропинками сказок Корнея Чуковского». Литературная ромашка
10ф. Литературное путешествие «Тропинками сказок Корнея Чуковского»
10ф. Час размышлений «Поход к двум водопадам»

Кече мәктәп яшендәге балаларны китапханә язучы К. Чуковскийның юбиляр китаплары буйлап «Тропинками сказок Корней Чуковский әкиятләре сукмаклары буйлап» дигән әдәби сәяхәткә чакырды. Китапханәче белән берлектә кемдер К.И. Чуковскийның агымдагы елда юбиляр булган китапларын искә төшерде, ә кемдер бу әсәрләр белән танышты һәм балалар язучысының табиб Айболит, Чебен-Цокотуха кебек әкият геройлары белән очрашты. Сәяхәт барышында балалар авторның әкиятләре буенча әдәби викторина сорауларына җавап бирде; тылсымлы кәрҗиндәге табышмакларны чиште; Чебен-Цокотуханың туган көнендә булды; «Доктор Айболит и его звери» мультфильмын карады.

Яшүсмерләргә китапханә яшь автор Дарья Доцукны тәкъдим итте, ул яшүсмер вакытында алып барган кнөдәлеге буенча китаплар яза. Чарада Дарья Доцукның «Поход к двум водопадам» повесте турында сүз барды, автор әлеге әсәрендә хәзерге заман яшүсмеренең эчке дөньясына һәм үсеш чоры проблемаларына мөрәҗәгать итә. Чарада катнашучылар яшьтәшләренең һәм өлкәннәрнең үзара мөнәсәбәтен аңларга, мәктәп буллингы очракларыннан чыгу юлларын табарга тырышып карады, беренче мәхәббәт һәм чын дуслык турында сөйләште. Чара азагында балаларга яшүсмерләр өчен яңа китапларны тәкъдим иттеләр. 
Бу көн үтеп китте, әмма без барлык шәһәрдәшләргә һәм шәһәребез кунакларына чын күңелдән: «Китапханәгә рәхим итегез!» дип әйтәбез.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: