«Рәхим ит, укучы!» ачык ишекләр көне (0+)

24 сентябрьдә Ачык ишекләр көне кысаларында 6 нчы санлы китапханәдә балалар бакчаларының өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре өчен «Китап патшалыгы сере» дигән экскурсияләр узды. 

3b064961-ea8b-4a11-81d3-ae0046eb5f20 (1)
37dc888c-11bb-49d6-9729-1945be75ab50
911b9c61-affc-41f4-a2db-f40b577081df
1040fdef-946f-4df2-baac-56d882ae0a47
abd7cee3-a402-407e-9733-275aa9ccd627
f300b971-a3e8-4a4a-b913-1d98f3c68983
f604a816-f8bc-48f0-b53b-4555c360465c (1)
f4807201-0ed9-411c-bafb-790313fe5f2a
Экскурсиядә мәктәпкәчә яшьтәге балалар матур рәсемле китап һәм журнал басмалары, китапханә һәм китапны куллану кагыйдәләре белән танышты. Шуннан соң яшь укучылар өчен әдәби викторина үткәрелде, аның барышында алар әкият геройларын искә төшерде, бик теләп табышмаклар чиште. Чарага «Балачакның күңелле битләре» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде. Балалар күргәзмәдән үзләренең күңеленә хуш килгән китапны алып, аны актара, иллюстрацияләрен карый алды.
Чара азагында нәниләр китапханәгә гаиләләре белән килергәз һәм аның даими укучылары булырга сүз бирде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: