«Китапханә аша киләчәккә» ачык ишекләр көне (6+)

27 май көнне Гомумроссия китапханәләр көнендә 6 нчы санлы китапханәдә Ачык ишекләр көне үтте. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр экскурсиядә булдылар. Нәни китап суючеләргә китапханәнең нигә кирәклеге турында сөйләделәр, китапханәдә үз-зеләрен тоту кагыйдәләре һәм китапны дөрес куллану кагыйдәләре белән таныштылар. Балалар һәр китапның үз урыны булуын күрде. Яшь кунаклар китапханә алдыра торган вакытлы матбугат басмаларын карады. «Китаплар – минем дусларым» әдәби викторинасында А.С. Пушкин әкиятләрен, рус халык, чит ил язучылары әкиятләрен, аларның геройлары һәм кылган батырлыкларын искә төшерделәр.

ррварыар
WhatsApp Image 2024-05-28 at 16.50.46
WhatsApp Image 2024-05-28 at 16.51.23
WhatsApp Image 2024-05-28 at 16.53.15
WhatsApp Image 2024-05-28 at 16.56.12 (1)
WhatsApp Image 2024-05-28 at 16.56.12

«Россиянең рекорд куйган хайваннары» дигән танып белү сәгатендә размеры, йөгерүе, ныклыгы, аякларының озынлыгы, тешләре һәм тире-йонының нинди кыйммәткә ия булуы буенча рекордчы хайваннар турында белде. Җәнлекләр турында балалар энциклопедияләрен карадылар. Бәйрәмдә 2023 ел нәтиҗәләре буенча «Иң күп укучы» бәйгесе җиңүчеләренә дипломнар тапшырылды. Чара азагында балалар китапханәчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм уку бик мөһим, китапханәләрдән башка акыллы, игелекле һәм яхшы күңелле кешеләр булмый дигән нәтиҗәгә килде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: