«Китапханә кунаклар көтә» Ачык ишекләр көне (0+)

25 сентябрь көнне 23 нче санлы китапханәдә киң даирә укучылар өчен «Китапханә кунаклар көтә» Ачык ишекләр көне узды. 
1 нче сыйныф укучылары өчен «Без Китап йортына барабыз» экскурсиясе үткәрелде. Яшь китап сөючеләрне Китаплар патшабикәсе каршы алды. Ул китапханәнең уку залында балаларга «Мультәкиятләр» интерактив уенын үткәрде, «укучы формуляры», «китапларны кире кайтару вакыты» төшенчәләренең нәрсә аңлатуы турында сөйләде, китапларны куллану кагыйдәләрен искә төшерде, китапханәгә ничек язылырга мөмкин булуы турында аңлатты. 
Шуннан соң балалар китапханә бүлекләре буйлап экскурсияне дәвам итте, анда китапханәчеләр үз бүлекләре турында сөйләде, китапларның кайда саклануын, ачык фондның кайда урнашканлыгын күрсәтте, уеннар һәм викториналар уздырды. 

ывапфыа
23ф. День открытых дверей «Библиотека ждёт гостей» (3)
23ф. День открытых дверей «Библиотека ждёт гостей» (4)
23ф. День открытых дверей «Библиотека ждёт гостей» (5)
23ф. День открытых дверей «Библиотека ждёт гостей» (6)
23ф. День открытых дверей «Библиотека ждёт гостей» (7)
23ф. День открытых дверей «Библиотека ждёт гостей» (8)
23ф. День открытых дверей «Библиотека ждёт гостей» (9)
23ф. День открытых дверей «Библиотека ждёт гостей»

Экскурсиянең һәр катнашучысы китапханә чакыру-визиткасы алды. Китапханәнең уку залында «Китапханә – мавыгулар территориясе» дигән уеннар оештырылды, анда чарага килүчеләр өстәл уеннары уйнады, шулай ук «Минем яраткан китабым» фотозонасы әзерләнгән иде. 
Теләге булганнар көн дәвамында «Дөньяның иң гадәти булмаган китапханәләре» дигән виртуаль экскурсияне карый алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: