«Китапханә дусларын җыя»: Ачык ишекләр көне (0+)

23 сентябрь көнне шәһәр үзәк китапханәсе күңелле һәм кызыклы маҗаралар, очрашулар һәм уеннар урынына әверелде. Болар барысы да «Китапханә дусларын җыя» дип исемләнгән Ачык ишекләр көне кысаларында оештырылды.   

Балалар китап герое Шапокляк белән бергә әдәби уен-сәяхәттә булды. Аларга берничә бирем үтәргә: күңелле әкият шарадаларын танып белергә,  пазллар җыярга һәм тизәйткечне дөрес итеп укырга туры килде. Тизәйткечләр сынавын җиңеп чыкканнан соң, «Буталчык» биременә күчтеләр, анда геройлар үз әкиятләрен бутаган иде, ә катнашучылар аларны үз әкиятләренә кире кайтарырга тиеш булды. Тапкырлык һәм зирәклекләрен эшкә җигеп, балалар Убырлы карчык табышмакларын чиште һәм мавыктыргыч КИТАПХАНӘ дөньясының тылсымлы ачкычын тапты.

IMG-20210923-WA0009
IMG_0001
IMG_9997
IMG_9999

Бер төркем яшь китап сөючеләр Алиса, Мальвина һәм Белмәмеш белән бергә  Могҗизалар Иле – Китапханә буйлап сәяхәткә кузгалды. Балалар китапханә һәм аның эшчәнлеге, китапханәчеләр, китап һәм журналлар белән танышты. Төрле залларга үтеп, укучыларыбыз яңа китапларны да, иске китапларны да күрә алды, Кече картиналар галереясындагы күргәзмәне карады, каталогта үзләре китап эзләп табарга тырышты, Брайль телендә китап «укыды». Һәм, әлбәттә, балалар, балачактан ук таныш әдәби геройлар турында табышмакларга җавап биреп, үзләренең белемнәрен дә күрсәтә алды.

IMG_0009
IMG-20210923-WA0011
IMG-20210923-WA0012
IMG-20210923-WA0013

Өлкәнрәк яшьтәге укучылар «Гасырлардан гасырларга килгән китап сүзе» дигән мәгълүмат сәгате барышында китапның барлыкка килүе, китапханә тарихы, «китапханәче» һөнәре, китап фонды, китапханәдә үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән танышты, шулай ук китапханәбез буйлап экскурсия үтте.

IMG_0014
IMG_0011

ЧДПУ ның филология факультеты беренче курс студентларын шәһәр үзәк китапханәсенең тарихы, аның бүлекләре, укучыларга күрсәтә торган хезмәтләре һәм мөмкинлекләре белән таныштырдылар. Алар Кече картиналар галереясында һәм Әдәбият тарихы музеенда булды, белешмә-мәгълүмат аппаратында консультация үткәрелде, мәгълүмат чыганаклары, онлайн-хезмәтләр, китапханәнең рәсми сайты тәкъдим ителде. Мәгълүмати-белем бирү чарасы вакытында студентлар русәдәбияты классигы Николай Алексеевич Некрасовның шигъри дөньясына кереп чума алды. Электронная презентация «Некрасов – халык авазы» электрон презентациясе язучының тормыш юлыннан кызыклы фактларны тәкъдим итте, шуннан соң барысы да «Некрасовны янәдән ачып» әдәби викторинасында бик теләп катнашты.  «Некрасов – шагыйрь һәм гражданин» иллюстратив китап күргәзмәсе исә танылган тәнкыйтьче, драматург һәм нәшриятчының тормыш һәм иҗатындагы төп этапларны ачып салды һәм аның әсәрләре белән таныштырды.

IMG_9989
IMG-20210923-WA0027
IMG-20210923-WA0021
IMG-20210923-WA0023

Әдәбият тарихы музеенда китапханә кунаклары музейга нигез салучы,  Россия һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы, илледән артык китап авторы, язучы Мансур Сафин белән очрашты. Мансур Габдулла улы үзенең иҗат юлы, мәктәп елларыннан башлап, зенит-артиллерия училищесында һәм Казан дәүләт университетында (журналистика һәм физика факультеты) укуы, КАМАЗда эшләгән еллары турында сөйләде.   Чарада катнашучылар зур кызыксыну белән язучыга сораулар яудырды.

 

Өлкән буын вәкилләре өчен, «Ветеран» клубы кысаларында, көз турында шигырьләр белән үрелеп барган «Көзнең алтын бизәкләре» дигән әдәби-музыкаль кичә үтте. Людмила Васильевна Ваганова һәм Нина Нестеровна Древаль көзгә багышланган җырлар башкарды. 1 нче музыка мәктәбе укытучы һәм гармунчы Виктория Ляховецкаяның чыгышы исә тамашчылар өчен бик күркәм бер бүләк булды. Теләге булганнар бакчачылык турындагы китаплар күргәзмәсе белән таныша алды.

IMG_0018
IMG_0022
IMG_0033
IMG_0050

 

 

 

 

 

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: