«Китаплар дөньясы: ишекләр барыгыз өчен дә ачык» ачык ишекләр көне (6+)

21 майда шәһәрнең барлык китапханәләрендә «Китапханә — мәгълүмат диңгезендә юл күрсәтүче» дигән Ачык ишекләр көне уза. 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре дә барлык теләге булганнар өчен китапханә ишекләрен ачты.
Ачык ишекләр көне программасы киң:
Һәркем, «Китапханә лабиринтлары сере» викторинасында катнашып, белемнәрен күрсәтә һәм яңа мәгълүмат ала алды. Сораулар ямансуларга урын калдырмады: укучы формулярлары нинди серләр саклый? Әгәр китапның исемен оынтсаң, аны ничек табарга була? Нәрсә ул буккроссинг? Цифрлы сервис электрон һәм аудиокитаплар, һәм шулай ук башка контентлар сервисы ничек атала? Һәм башкалар.
Укучылар «Гаилә риваятьләре — китап битләрендә гаилә язмышлары» дигән күзәтүне тыңлады, анда В. Аксеновның XX гасырның фаҗигале вакыйгалары фонында табиб Градов гаиләсе язмышы турында күләмле китап, А. Ивановның «Вечный зов» — берничә унъеллыкны колачлап алган себер гаиләсе Савельевлар турында эпик бәян, Д. Рубинаның «Русская канарейка» («Желтухин», «Голос», «Блудный сын») сериясе — мәхәббәт, музыка һәм язмыш очраклыклары турында гаилә риваяте, М. Степнованың «Женщины Лазаря» әсәре һ.б. тәкъдим ителде.

13 ф. 21.05.26 ДОД Викторина Тайны библиотечных лабиринтов
13 ф. 21.05.26 Игра-викторина Библиожмурки
13 ф. 21.05.26 Обзор литературы «Семейные саги – семейные судьбы на страницах книг» (2)
13 ф. Игра-викторина Библиожмурки 3
13ф. 21.05 26 Визитка в мир книг 6
13ф. 21.05.26 Акция Визитка в мир книг 3

«Китапханәдә качышлы» уен-вкиторинасында катнашучылар төрелгән китапта язылган ярдәмче сүзләр буенча эчтә нинди китп булуын белде.
«Китаплар дөньясына визитка» урам акциясендә 49 кеше катнашты. Акция яңа укучыларны җәлеп итүгә һәм китапханә һәм халык арасында дуслыкны ныгытуга юнәлдерелгән. Һәр үтеп баручы китапханәгә чакыру-визиткасы алды һәм Татар китап нәшрияты китапларына күзәтүне тыңлады.
Күп укучылар бу көнне  «Беренче булып укыгыз!» дигән яңа әдәбиятка күзәтү күргәзмәсен карады, анда Татар китап нәшриятында рус һәм татар телләрендә басылып чыккан яңа әдәбият белән танышты. 
Ачык ишекләр көне дәвам итә. Микрорайонда яшәүче барлык кешеләрне теләсә кайсы көнне көтеп калабыз.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: