Китапханәдә «Әтиләр көне» (6+)

РФ Президенты Владимир Путин Указы белән, 2021 елның 4 октябреннән, октябрьнең өченче якшәмбесендә Әтиләр көне билгеләп үтелә. 13 нче санлы китапханәдә 14 октябреннән 18 октябренә кадәр барлык чаралар әлеге вакыйгага багышланды.  

день отца
13 ф. День отца 1
13 ф. День отца 2
13 ф. День отца 3

Әти булу – зур җаваплылык. Ата сүзе – горур яңгырый. Әти – бар нәрсәдә ярдәм һәм терәк. Ул укытучы да, остаз да, гаиләнең бар эшләрендә актив катнашучы да. Бу көннәрдә күп кенә әтиләр алгы сафта. Аларның батырлыгы һәм геройлыгы белән горурланабыз. Бу сүзләрне балалар һәм китапханәчеләр еш әйтте. 
«Календарьда әтиләр көне» танып белү-уен программасы барышында китапханәче Укырга, рәсем ясарга, кул эшләре белән шөгыльләнергә яратучылар клубына йөрүче балаларны бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, дөньяда һәм Россиядә аны бәйрәм итү гореф-гадәтләре белән таныштырды. Балалар әтиләр турында табышмаклар чиште һәм «Болар барысы да – әти!» викторинасында катнашты.
18 октябрь көнне мастер-класста балалар төсле кәгазьдән «Минем әти – герой!» дигән медаль ясады. Әлеге медальне алар якшәмбе көнне әтиләренә яки бабайларына бүләк итәчәк. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: