«Алтын чор бәйрәме»: аралашу көне (18+)

Аралашу көне кысаларында 13 нче санлы китапханәдә гомеренең алтын чорына җиткән укучылар өчен кызыклы танып белү-күңел ачу программассы әзерләнде.  

Праздник золотой поры
пожилые3
пожилые2
пожилые
пожилые 4
пожил6
номинатц
1664795808713

Катнашучылар – зур уку стажына ия китап сөючеләр. Алар өчен түбәндәге берничә номинация буенча бүләкләү тантанасы узды: «Китапханәнең иң өлкән укучысы», «Иң күп укучы гаилә», «Классика сөюче», «Шигърият сөюче», «Детективлар яратучы», «Хатын-кыз романнары яратучы». «Шигърият сөюче» номинациясендә җиңүче әлеге көнгә алдан әзерләнгән шигырьне сәнгатьле итеп укыды.  
«XXI гасырның 100 төп рус китабы» исеме астында китапханә фондындагы әдәбиятка күзәтү ясалды. Кунаклар өйдә уку өчен китаплар алды, ә Ксения Букша, Алексей Иванов,  Шамил Идиатуллин, Людмила Петрушевская, Марина Степнова, Павел Басинский, Татьяна Толстая, Людмила Улицкая, Гүзәл Яхина китаплары турында мәгълүмат чарага килүчеләр тарафыннан зур кызыксыну белән кабул ителде. 
Чара «Бумы әллә тегеме?» уены белән тәмамланды, барысы да бик теләп сорауларга җавап бирде.  

Аралашу көне җылы һәм дустанә рухта узды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: