«Кеше космосны ача» фән көне (0+)

15 февраль көнне, Үзәк балалар модель китапханәсендә, «Китаплы яллар» проекты кысаларында, «Кеше космосны ача» дигән фән көне үтте.
Балалар әти-әниләре белән берлектә «Галилео Галилей» танып белү сәгатенә килеп, ял көннәрен фән һәм космик ачышлар дөньясына багышлады.  

Бу көнне танылган итальян галиме астроном Галилео Галилей туган һәм балалар зур кызыксыну белән аның шул чор кешеләрендә космос турында күзаллауларын үзгәрткән уйлап табулары һәм ачышлары турында тыңлады.  

IMG-20250215-WA0009
IMG-20250215-WA0028
IMG-20250215-WA0019
IMG-20250215-WA0033
IMG-20250215-WA0015

Кызлар һәм малайлар үзләренең әти-әниләренә «Планеталар парады» дигән сәхнәләштерүне күрсәтте һәм планеталар турында сөйләде, ә  кызыклы фактлар турында сөйләүче «Кояш системасы планетасы» видеоролигы аларның чыгышын тулыландырды. 
«Китап белән космоска» мастер-классында катнашучылар үз иҗади сәләтләрен күрсәтү һәм «космик» китап кыстыргычы ясау мөмкинлеге алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: