«Бергә уйнау күңелле» өстәл уеннары көне (6+)

17 майда «Китаплы яллар» кысаларында Үзәк балалар модель китапханәсендә «Бергә уйнау күңелле» дигән өстәл уеннары көне узды.
Өстәл уеннарын сөючеләр шахмат, шашки, «Могҗизалар кыры», «Имаджинариум», «Мафия», «Ышанам ышанмыйм» һ.б. уеннар уйный алды. Актив катнашучылар өчен «Твистер» дигән хәрәкәтчән идән уены тәкъдим ителде, ул һәркемгә бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итте. 
Шуның өстенә, китапханәнең компьютер залында балалар төрле компьютер уеннары, шул исәптән шахмат, шашки һәм электрон викториналар уйнады. 

.trashed-1750058745-IMG-20250516-WA0042
IMG-20250517-WA0011
IMG-20250517-WA0019
IMG20250517102254
IMG20250517105935

Катнашучыларның һәрберсе күңеленә хуш килгән теләсә кайсы уенны сайлый һәм вакытын дуслары һәм гаиләсе белән күңелле һәм кызыклы итеп үткәрә алды!
«Китаплы яллар» — онытылмас хатирәләр тудырып, уку һәм уенны берләштерүнең уникаль бер мөмкинлеге.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: