«Китапханәдә уеннар» өстәл уеннары көне (6+)

Бүгенге китапханә – кызыклы китап сайлап алу урыны гына түгел, ә вакытны файдалы итеп уздыру мөмкинлеге дә. Бу аралашу, иҗат, ял һәм уеннар өчен ачык киңлек. Мондый уенлы ярышлар фикерләү сәләтен, тапкырлыкны күрсәтергә, бәхетне сынап карарга мөмкинлек бирә.       

паоаовап
13 ф. день наст игр5
13ф. день наст игр1
13ф. день наст игр 4
13ф. день наст. игр2
13ф. день нас. игр 6
13ф. день наст .игр3

17 сентябрь көнне 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре Өстәл уеннары көне игълан итте. Балалар бик теләп өстәл уеннары – «Су асты дөньясы», «Тарихка сәяхәт», «Океанда» уеннары, шулай ук шахмат, «Чапаевлы» һ.б. уеннар уйнады, «UNO» уйнарга өйрәнде. Балаларның тавышы тынып тормады – беркем дә ямансулап утырмады. Катнашучылар, теге яки бу уенда узендә нинди дә булса сәләт ачып, файдалы, күңелле һәм кызыклы итеп көнне уздырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: