«Уйнау кызыклы!» өстәл уеннары көне (6+)

13 сентябрьдә 16 нчы санлы китапханәдә «Китаплы яллар» проекты кысаларында «Уйнау кызыклы!» дигән өстәл уеннары көне үтте. Әлеге вакыйга вакытларын күңелле итеп уздырырга һәм мавыктыргыч өстәл уеннары белән танышырга теләүче бик күп балаларны җыйды.

день наст игр
20250701_124135
20250909_141540
20250909_142246
20250910_143414
20250911_133505

Өстәл уеннары –эрудицияне үстерү, сүзлек запасын арттыру, логик фикерләүне яхшырту өчен бик яхшы ысул. Әмма иң мөһиме, өстәл уеннары – ул тере аралашу. Очрашу башында китапханәче башы Борынгы Мисырга ук барып тоташучы өстәл уеннарының килеп чыгу тарихы турында сөйләде. Балалар бик шатланып төрле уеннар уйнады. Алар файдалы кроссвордлар һәм сканвордлар, кызыклы уеннар һәм китапханә яздырып ала торган балалар журналларыннан уен-күнегүләр белән таныша алды.  Өстәл уеннарында катнашучыларның барысы да үз ялларын күңелле итеп уздырды, яхшы кәеф алды һәм яңа белемнәр туплады. Чөнки: «Уен – хәйләкәр нәрсә түгел, һәр уенда фән бар!».

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: