«Китапханә осталыгы чикләре» яшь белгечләр көне (18+)

14 майда Шәһәр үзәк китапханәсендә «ПрофиКласс» яшь китапханәче мәктәбе кысаларында «Китапханә осталыгы чикләре» дигән яшь белгечләр көне узды, аны тыңлаучылар «ҮКС» МБУнең яңа хезмәткәрләре – өч елга кадәр эш стажы белән махсус профиль белеме булмаган китапханәчеләр булды.

сио
лкм2
окиол
око
лкм1
Яшь белгечләргә сәламләү сүзе белән методик һәм инновацион эш бүлеге мөдире Дарья Миронова мөрәҗәгать итте, шуннан соң белешмә-мәгълүмат бүлегенең әйдәп баручы библиографы Резеда Борһанова катнашучылар өчен Шәһәр үзәк китапханәсе бүлекләре буйлап экскурсяи үткәрде. Яшь белгечләр балалар һәм яшүсмерләр, комплекслы хезмәт күрсәтү, белешмә-мәгълүмат, сәнгать, туган якны өйрәнү һәм татар әдәбияты, «Всезнайка» балалар белән массакүләм эш, автоматлаштыру, методик һәм инновацион эш, әдәбиятны туплау һәм эшкәртү бүлекләре эше белән танышты. Экскурсия барышында китапханәчеләр китапханә грант акчасына алган яңа җайланмаларны күрде: офорт станок, идәндә торучы мәгълүмат терминалы һәм интерактив такта-стенд.
Әдәбият тарихы музее кунакларда аеруча кызыксыну уятты, анда әйдәп баручы китапханәче Роза Хәмидуллина Чаллының әдәби тормышына багышланган экспозицияләрне тәкъдим итте. Китапханәчеләр Чаллы язучылары Айрат Шәйхетдинов һәм Рәзилә Шәнгәрәева белән танышты.
Очрашу гамәли эшләр белән дәвам итте. Белешмә-мәгълүмат бүлеге мөдире Гөлүсә Фәхруллина белешмә-библиографик һәм мәгълүмат эшенең төп юнәлешләрен ачып салды, шулай ук система хезмәткәрләре әзерләгән профессиональ вакытлы матбугат басмаларына һәм библиографик продукциягә күзәтү ясады. Әйдәп баручы библиограф Гөлнара Хәбибуллина укучылар белән эшнең төп юнәлешләрен җентекләп яктыртты: библиографик белешмәләр төрләре, аларны әзерләү методикасы, һәм шулай ук традицион һәм электрон каталогларны кулланып сорауларга җавап алу. Ул библиотека-челны.рф сайты бүлекләренә аерым игътибар бирде.
Әдәбиятны туплау һәм эшкәртү бүлеге мөдире Елена Андросова хезмәттәшләргә үз бүлегенең эчке эш үзенчәлекләрен җентекләп ачы салды. Катнашучылар басмаларны техник яктан эшкәртү эше, китаплар, журналлар, газеталар һ.б. мәгълүмат чыганаклары  исәбен алып бару кагыйдәләре турында белде. Китапханәче Елизавета Ермакова вакытлы матбугат басмалары исәбен дөрес итеп алып бару турында сөйләде, әйдәп баручы китапханәче Елена Брилева «Руслан» автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмат системасында эш буенча киңәшләре белән уртаклашты, китаплар тупланмасын бәйләү буенча мастер-классны китапханәче Заһирә Нигъмәтуллина уздырды.  
Яшь белгечләр көне бик файдалы үтте: катнашучылар кирәкле гамәли киңәшләр алды, тәҗрибәле хезмәттәшләреннән яхшы теләкләр һәм хәер-фатихалар алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: