Кешелекнең иң зур кыйммәте сез

IMG_7357 – копия
IMG_7372
IMG_7416
IMG_7439

Күкрәгенә сабыен кыскан хатын-кыз – кешелек җәмгыятендә иң кадерле зат. Чөнки аның кулында – киләчәк. Ана булу – гаять олы, мактаулы һәм җаваплы бурыч. Әниләр – бөтен гомерен балаларга багышлаган изге кешеләр. Җәмгыятебездә әниләрнең ижтимагый әһәмиятен күтәрү максатыннан Россиядә ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” дип игълан ителде. Шул уңайдан балалар һәм яшүсмерләр бүлеге каршында оешкан “Ләйсән тамчылары” клубы кысаларында “Кешелекнең иң зур кыйммәте сез” дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырылды. Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял бирә! Әлеге бәйрәмгә аеруча зур җаваплылык белән әзерләндек. Чөнки бәйрәмебез кунаклары: клубка йөрүче балаларның әниләре иде. Шулай ук шәрәфле кунак итеп  Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар доценты-җырчы Дания Сибгатуллина чакырылган иде. Кичәбезне татар фольклорының әһәмиятен  үз баласына гына түгел, булачак мөгәллимәләргә дә төшендүрүче мөгәллимә башлап җибәрде. Дания Хановнаның бүген бердәнбер баласы Даниярның улы- Кәримнең һәрбер авазына сөенеп яшәгән мәле, дәү әни буларак онык сөю ләззәте белән бүлеште, үз әнисе хакында хатирәләрен яңартты һәм әниләр турында җыр башкарды.

Гүзәл һәм Ләйсән Хәмәдиевалар әниләре Дамирә ханымга һинд биюе бүләк иткәннән соң, сәхнәгә Дамирә Раисовна күтәрелде. Ул да һөнәре буенча педагог. Гаиләсендә бәхетле әни. Алма кебек ике кызы төрледән-төрле бәйгеләрдә җиңү яулап әниләрен сөендерәләр. Татарстанның атказаган артисты Ренат Хәмәдиев бәйрәмгә килгән барлык әниләрне котлап  җыр бүләк итүе дә тамашачылар күңеленә хуш килде.

Чараны алып баручы Мәликә Шәрипова, сеңлесе Сөембикә сөйләгән шигырьләр дә әниләргә, дәү әниләргә багышланган иде. Алар исә сәхнә түренә дәү әниләре- Гүзәл Мөхәммәтдинованы чакырдылар. Татар  аналары, әбиләре хатын-кызлары- милләтебезнең үзенә бер чибәр, нәзакәтле, зиннәтле асыл заты буыннан-буынга, җаннан-җанга иңгән моңыдыр, җырыдыр. Җирдәге иң әһәмиятле әйләнешне буыннар дәвамын тәэмин итүче, киләчәккә алып баручылар. Гүзәл апа исә татар җанлы, телебезне камил белеп үсүче оныклары өчен сөенеп яшәвен һән аларны тәрбияләүдә үзенең өлешен ассызыклады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: