«Дөньядагы иң катлаулы классик»: әдәби мирас көне (16+)

Ф.М.Достоевскийның әдәби мирасын халык арасында популярлаштыру максатында һәм бөек язучының тууына 200 ел тулу уңаеннан, 16 ноябрь көнне 1 нче санлы китапханәдә «Дөньядагы иң катлаулы классик» дигән әдәби мирас көне узды. 
Бу көнне «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге реабилитантлары өчен «Бөек язучы һәм даһи акыл иясе» дигән кичә-портрет үткәрелде. Чарада күренекле язучының тормыш һәм иҗат юлы, тарих һәм хәзерге заман турында сүз барды. Тыңлаучылар рус әдәбияты классигының биографиясеннән кызыклы фактлар белән танышты, аның әсәрләрен искә төшерде, аның иң танылган романнарының экранлаштырылган вариантын күрде. Көн дәвамында «Ф.М. Достоевскийны кычкырып укыйбыз» дигән флешбук узды. Китапханәгә килүчеләр язучының әсәрләреннән өзекләрне кычкырып укыды. Абонементта «Достоевский дөньясы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. 

Поделиться: