«Кызлар, косметолог киңәш итә…» матурлык көне (6+)

9 март көнне Үзәк балалар модель китапханәсендә Барби курчагының туган көненә багышланган «Кызлар, косметолог киңәш итә…» дигән матурлык көне узды.

нананан
1709982078799
1709982078859
1709982078901
IMG_20240311_101559
IMG-20240309-WA0015

Балалар Барби курчагының барлыкка килү тарихын, беренче курчакның кайчан килеп чыгуы һәм аның кем хөрмәтенә аталуы турында белде. «Барби турында кызыклы фактлар» викторинасында катнаштылар. Китапханәнең иҗади зонасында кызлар аппликация элементлары белән «Барби өчен бәйрәм күлмәге» открыткасын ясады. Тортсыз бәйрәм буласы соң? Теләге булганнарга «Туган көн торты» эшләнмәсен ясарга һәм бизәргә тәкъдим ителде. Кызларда консультант-косметологтан бит тиресен карау һәм җиңелчә бизәнү буенча мастер-класс аеруча зур кызыксыну уятты. Көн дәвамында бәйрәм фотозонасында бик күп матур фотолар төшерелде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: