«Күңелләрне тетрәндерүче язучы!» Мәгълүмат көне (12+)
5 март көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең белешмә-мәгълүмат бүлеге хезмәткәрләре өлкән сыйныф укучылары өчен «Күңелләрне тетрәндерүче язучы!» исемле мәгълүмат көне уздырды. Яшь китап сөючеләр язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты, аның әсәрләрен экранлаштыру серләренә төшенергә тырышты, XXI гасырга Достоевский күзләре белән карады. Укучылар язучының тормыш юлындагы күп кенә кызыклы фактлар турында да белде. Аларны бигрәк тә язучының эшафотта үлем көтеп басып торуы һәм шул мизгелләрдә дә әле тагын биш минут гомере калганына рәхмәтле булуы турындагы мәгълүмат тетрәндерде. Көтмәгәндә шул минутта үлем җәзасын сөргендә эшләүгә алыштыралар. Шул рәвешле, дөнья Достоевскийның бөек әсәрләрен күрә алды. Чара кунакларын кыскача анализ һәм кызыклы фактлар үзенә җәлеп итте: «Преступление и наказание» әсәре чын җинаятьләргә нигезләнеп язылган танылган әдәби әсәрләр унлыгында тора, «Идиот» романы 2002 елда барлык заманнарның 100 иң яхшы китабы исемлегенә кертелгән, «Бесы» – авторның киләчәкне алдан күрүче әсәре. Чара барышында күрсәтелгән видеороликлар һәм фильмнардан өзекләр кичәне тагын да тәэсирлерәк һәм кызыклырак итте, җанландырды. |