«Сезнең су турында ишеткәнегез бармы? Ул бар җирдә дә дип әйтәләр» мәгълүмат көне (0+)

14 май көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Букчадагы китаплар: балалар өчен иң яхшы әдәби уку» әдәби проектын тормышка ашыру кысаларында, яшь китап сөючеләр өчен «Сезнең су турында ишеткәнегез бармы? Ул бар җирдә дә дип әйтәләр» дигән мәгълүмат көне уздырды.

123
(2)IMG_6955
(3)IMG_6951
(4)IMG_6968
(1)IMG_6973

Очрашу мавыктыргыч су дөньясына чумудан башланды. Презентация ярдәмендә китапханәче, суның өч халәтен күрсәтеп һәм табигатьтә су әйләнешенең ничек баруын аңлатып, планетадагы барлык җан ияләре өчен аның иң мөһим тормыш чыганагы булуын ассызыклап, гаҗәеп үзлекләрен ачып салды. Балалар кеше тарафыннан суны куллануның күптөрле  ысулларын һәм бу бәһасез ресурстан башка нәрсәләр эшләргә мөмкин булмавын искә төшерде. Белемнәрне киңәйтү өчен «Тормыш бүләк итүче» исеме астында китап күргәзмәсе оештырылган иде, анда «Водный мир», «Загадки воды» кебек басмалар, «Вода и суша» дигән кече мәктәп яшендәге укучылар өчен зур энциклопедия һәм башка танып белү китаплары тәкъңдим ителде.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: