«Без төрле, әмма без барыбыз да тигез»: мәгълүмат көне (0+)
7 ноябрь көнне 13 нче санлы китапханә «Без төрле, әмма без барыбыз да тигез» дигән мәгълүмат көне уздырды. Чарада катнашучылар ни өчен халыклар бердәмлеге, дуслык-татулык көнен 4 ноябрьдә бәйрәм итүләре; әлеге бәйрәмнең исеме нәрсә аңлатуы; халыклар берләшүенә нинди вакыйгалар нигез булуы һәм милли бердәмлек башында кем торуы; Кузьма Мининның нинди кешелек һәм гражданлык сыйфатларына ия булуы; илебез тарихында тагын кайчан халыкның басып алучыларга каршы бердәм көрәш алып баруы турында белде. Чарада катнашучылар «Россия – безнең йортыбыз» этно-викторинасы сорауларына актив җавап бирде. |