«Һөнәрләр вернисажы» мәгълүмат көне (12+)

23 гыйнварда шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре өлкән сыйныф укучылары өчен«Һөнәрләр вернисажы» дигән мәгълүмат көне үткәрде.
Чара республикабызның уку йортларына багышланган китапларга күзәтүдән башланды. Катнашу өчен республиканың иң әйдәп баручы вузларыннан саналучы Чаллы дәүләт педагогия университетыннан һәм «В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты»ның Чаллы филиалыннан белгечләр чакырылды.

енонеуо
1737628160342
1737628160347
1737628240124

Алар аңлаешлы итеп уку йортында студент үзләштерә ала торган төрле һөнәрләр турында сөйләде һәм укырга керү кагыйдәләре турында тулы мәгълүмат бирде. 
Күнегү сыйфатында балалар блиц-викторинада катнашты. Һөнәрне яки билгеле бер һөнәр иясен атарга кирәк булган сорауларга җавап бирделәр. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: