«Компьютерлар илендә» мәгълүмат көне (6+)

9 февраль көнне Куркынычсыз рунет атналыгы кысаларында Үзәк балалар модель китапханәсендә «Компьютерлар илендә» дигән мәгълүмат көне үтте.
Интернет челтәренә кереп, төрле сайтларда йөрү, яңа кешеләр белән танышу, уйнау – болар барысы да бик кызыклы һәм мавыктыргыч икәнен балалар белә. Бүген китапханәдә алар Интернет челтәрендә төрле куркынычлар янап торуы турында мәгълүмат алды. Катнашучылар анда яшеренгән хәвеф-хәтәр белән танышты. «Фиксики – Осторожно в интернете!» мультфильмын карадылар, анда яраткан геройлары ярдәмендә бу куркынычларны ничек читләтеп узарга һәм челтәрдә үзеңне ничек дөрес тотарга икәнен белде.

авы321эъ
IMG20240209111700
IMG20240209111709
IMG20240209142516
IMG20240209142903

Һәр бала челтәрдә нәрсә эшләргә ярый, нәрсә ярамый икәнлеге турында мәгълүмат бирүче «Интернет челтәрендә куркынычсыз эш» дигән буклет алды һәм китапханәче белән берлектә аның белән җентекләбрәк танышты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: