«Яшь натуралистлар маҗаралары» танып белү сәгате (6+)

29 майда җәйге каникуллар чорында мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен 15 нче санлы китапханә «Яшь натуралистлар маҗаралары» исеме астында танып-белү сәгатьләре уздырды. 
Яшь укучылар өчен экология буенча танып белү чарасы оештырылды, алар анда табигать, анда яшәүчеләр турында бик күп яңа мәгълүматлар алу белән бергә, тапкырлыкта, зирәклектә, тизлектә һәм җитезлектә ярыша да алды. 

222
IMG_20250529_092806
IMG_20250529_093107
IMG_20250529_094133
IMG_20250529_095119
IMG_20250529_095658
IMG_20250529_100009
IMG_20250529_120823

Балалар «Күп сорау бирүчеләр» һәм «Гаҗәеп үсемлекләр дөньясы» викториналары сорауларына җавап бирде, «Эзе буенча хайванны таны», «Урман газетасы», «Походкв үзебез белән нәрсә алабыз?», «Сәяхәтче кошлар», «Туклану чылбыры», «Тере табигать патшалыклары» һәм «Оста аралаучылар» уеннары һәм бәйгеләрендә актив катнашты.
ЧВара Табигать-ана хатын уку белән тәмамланды. Барлык катнашучылар аны укый алды, чөнки алар яшь натуралист булырга, табигатьне һәм анда яшәүчеләрнең кадерен белергә һәм сакларга әзер.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: