«Еллар аша Җиңү авазы яңгырый» мәгълүмат көне (6+)

6 майда 15 нче санлы китапханә  киң даирә укучылар өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Еллар аша Җиңү авазы яңгырый» дигән мәгълүмат көне уздырды. 

12345
1746020752458
1746020752468
1746516490828
1746530106714
1746535270289

Чара өч өлештән торды. Башта китапханәче балачакларын рәхимсез сугыш урлаган һәм аларга өлкәннәр белән бер сафта дошманга каршы көрәшергә туры килгән балалар турында сөйләде. Гадәти тормышта бу балалар пионерлар була, ә Бөек Ватан сугышы вакытында геройларга әйләнә. Яшь укучылар пионер балаларның, укып бетермәгән китапларын һәм мәктәп дәреслекләрен читкә куеп, кулларына мылтык һәм гранаталар алуы, полк уллары һәм партизан разведчикларына әйләнүләре турында белде. 
Икенче өлештә катнашучылар Чаллы шәһәренең Советлар Союзы геройлары турында мәгълүмат алды. Чаллыда геройлар турында хәтерне саклау өчен төзелгән Мемориаль комплекска аерым игътибар бирелде. Китапханәче комплексның барлыкка килүе, аның авторлары һәм символларының мәгънәсе турында сөйләде. Көн дәвамында «Мәңге сүнмәс дан» китап күргәзмәсе эшләде.
Чара азагында Чаллы язучы-прозаигы, ТР һәм РФ язучылар берлекләре, ТР журналистлар берлеге, шулай ук Халыкара әдәби фонд һәм Россиянең әдәби фонды әгъзасы Марс Нәфыйк улы Яһудин белән очрашу оештырылды. Ул катнашучыларны үзенең иҗатының Чаллы шәһәре ветераннарына багышланган бер өлеше белән таныштырды. Үзенең әтисе – фронтовик, БАССРның атказанган укытучысы, район һәм республика газеталарының штаттан тыш хәбәрчесе Нәфыйк Халик улы Яһудинның 100 еллыгына Марс Нәфыйк улы аның күпләгән әсәрләрен, шул исәптән фронт көндәлекләрен бастырып чыгара. Чарага килүчеләр әлеге безнең көннәргә кадәр сакланган кадерле истәлекле документлар белән таныша алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: