«Хатын-кыз күңеле шигърияте» мәгълүмат көне (12+)

23 июньдә Көмеш гасырның иң күренекле, үзенчәлекле һәм талантлы шагыйрәләренең берсе, әдәбият белгече һәм тәрҗемәче Анна Андреевна Ахматованың тууына 135 ел тула.  Аның шигърияте нечкә лирикасы, тирән эчтәлеге, хисләргә бай булуы белән аерылып тора. Үз әсәрләрендә Ахматова кешелекнең мәңгелек кыйммәтләренә мөрәҗәгать итә, аларда мәхәббәт, борчылулар, югалтулар һәм өметсезлек чагыла. Анна Андреевна иҗаты миллионлаган кеше йөрәгендә онытылмас эз калдыра һәм Россия, дөнья мәдәниятенең аерылгысыз бер өлешенә әйләнә.  

Главное фото 3

Әлеге күркәм вакыйга уңаеннан шәһәр үзәк китапханәсенең белешмә-мәгълүмат бүлеге хезмәткәрләре «Хатын-кыз күңеле шигърияте» дигән мәгълүмат көне уздырды.
Анна Ахматовга багышланган белем бирү программасы чарага килүчеләргә күренекле шагыйрәнең шәхесе һәм иҗатының әһәмиятен тирәнрәк аңларга һәм авторның әдәбият һәм мәдәният үсешенә керткән өлешен бәяләргә ярдәм итте.
«Хатын-кыз күңеле шигърияте» электрон презентациясе Ахматованың тормыш һәм иҗат юлы этапларын ачып салды. Аның кабатланмас тавышы белән уникаль видеокадрлар чараны тагын да эчтәлекле һәм бай итте.  
Очрашу азагында кунаклар «Шулай да минем тавышны ишетерләр…» дигән әдәби викторинада катнашты.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: