«Сәламәтлек хезмәтендә китап» Мәгълүмат көне (6+)

11 сентябрь көнне 24 нче санлы китапханәдә «Сәламәтлек хезмәтендә китап» исемле мәгълүмат көне узды. Н.Кайманов исемендәге кадет мәктәбе укучылары белән очрашуга 6 нчы шәһәр балалар хастаханәсе табибы А.А.Давыдова килде.

IMG_20190911_141923
SAM_5517
SAM_5519

Ул бик кызыклы һәм аңлаешлы итеп грипп һәм башка инфекцияле авырулар, аларны кисәтү чаралары һәм үз сәламәтлегеңә җитди карарга кирәклеге турында сөйләде. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга квалификацияле төгәл җаваплар алды.

Шул ук көнне китапханәгә Чаллы педагогия көллиятенең түбән курс студентлары килде. Алар китапханә, ул күрсәтә торган хезмәтләр белән танышты һәм «Синең сәламәтлегең – синең киләчәгең» күргәзмәсендәге китапларга күзәтү ясады.

#ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН#

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: