«Cәламәтлек буенча китаплар»: мәгълүмат көне (18+)
6
Февраль 2022
Якшәмбе
Шәһәр үзәк китапханәсендә «Китапханә һәм сәламәтлек» программасы кысаларында «Cәламәтлек буенча китаплар» дигән мәгълүмат көне үтте. Очрашуга кунак буларак скандинавия йөреше буенча клубка йөрүче өлкән буын вәкилләре килде. Китапханә хезмәткәрләре алар өчен китапханә буйлап экскурсия уздырды. Өлкәннәр абонементында кунакларны сәламәт яшәү рәвеше темасына китаплар белән таныштырдылар. Чара азагында пенсионерлар «СССРда эшләнгән» чарасында катнашты, анда яшьлекләре дөньясына кереп чумды, шул чор модасын, көнкүреш-тормыш әйберләрен, шигырьләр, җырларны искә төшерде. Алия Габдуллина тамашачылар өчен узган гасырның 50-60 нчы еллар җырларын башкарды. Барысы да аңа кушылып җырлады, һәм шулай ук яраткан совет шагыйрьләренең шигырьләрен укыды. |