«Җиңү мае белән яз килә» мәгълүмат көне (6+)

6 майда 15 нче санлы китапханә укучылар өчен Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә һәм Сугышчан һәм хезмәт даны елына багышланган «Җиңү мае белән яз килә» дигән мәгълүмат көне уздырды.

1778067624822
1000001055
1778059598141
Чара өч өлештән торды. Башта китапханәче рәхимсез сугыш балачакларын урлаган һәм аларга өлкәннәр белән бер сафта дошманга каршы көрәшергә туры килгән балалар турында сөйләде. Гадәти тормышта ул балалар пионерлар булган, ә Бөек Ватан сугышы вакытында геройларга әйләнгән. Яшь укучылар пионер балаларның, укып бетермәгән китапларын һәм мәктәп дәреслекләрен читкә куеп торып, кулларына мылтык һәм гранаталар алуы, полк уллары һәм партизан разведчикларына әйләнүе турында белде. 
Икенче өлештә катнашучылар Чаллы шәһәренең Советлар Союзы Геройлары турында белде. Чаллының геройлар турында хәтерне саклап өчен төзелгән Мемориаль комплексына аерым игътибар бирелде. Китапханәче аның барлыкка килүе, авторлары һәм символларының мәгънәләре турында сөйләде. Көн дәвамында «Безнең бөек Җиңү» дигән күргәзмә-күзәтү эшләде. 
Чара азагында язучы-прозаик, РФ һәм ТР язучылар берлекләре, ТР журналистлар берлеге, Халыкара әдәби фонд һәм Россиянең әдәби фонды әгъзасы Марс Нәфыйк улы Яһудин белән очрашу үтте. Ул катнашучыларны үзенең Яр Чаллы шәһәре ветераннарына багышланган иҗатының бер өлеше белән таныштырды. Фронтовик әтисе, БАССРның атказанган укытучысы, район һәм республика газеталарының штаттан тыш корреспонденты Нәфыйк Халик улы Яһудинның 100-еллыгына Марс Нәфыйк улы аның күп әсәрләрен, шул исәптән фронт көндәлекләрен бастырып чыгарды. Чарага килүчеләр безнең көннәргә кадәр сакланган зур кыйммәткә ия истәлекле документлар белән таныша алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: