«Безнең Җиңү юлларыннан» мәгълүмат көне (12+)

Буыннар арасында тарихи дәвамчанлыкны саклау, Ватанның тарихи үткәненә һәм хәзергесенә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатларында, 7 май көнне 15 нче санлы китапханә «Безнең Җиңү юлларыннан» дигән мәгълүмат көне оештырды.
Чара ике өлештән торды. Беренче өлеш Бөек Ватан сугышы чорында Татарстан Республикасының тормышы белән таныштырды. Икенчесе Чаллының танылган язучысы Марс Нәфыйк улы Яһудинның хәрби прозасына багышланды. Көн дәвамында «Мәңге тынмас дан» күргәзмәсе эшләп торды.

пптивтивт
1715083042650
1715083042668
1715083667650
IMG_20240507_133607
IMG_20240507_151015
IMG-20240507-WA0025
IMG_20240507_134125

Мәгълүмат көнендә укучылар Чаллы шәһәренең Советлар Союзы геройлары турында белде. Чарага килүчеләргә «Бөек Ватан сугышы вакыйгалары һәм саннары» дигән экспресс-викторинада катнашырга тәкъдим ителде. Чаллының геройлар истәлегенә куелган Мемориаль комплексына аерым игътибар бирелде. Китапханәче комплексның барлыкка килү тарихы, аның авторлары һәм символларының мәгънәсе турында сөйләде. 
Чарада катнашучылар өчен РФ һәм ТР язучылар берлекләре, ТР журналистлар берлеге, шулай ук Халыкара әдәби фонд һәм Россиянең әдәби фонды әгъзасы, язучы-прозаик Марс Нәфыйк улы Яһудин белән очрашу оештырылды. Ул үзенең Чаллы ветераннарына багышланган иҗаты турында сөйләде. Үзенең әтисе – сугыш ветераны, БАССРның атказанган укытучысы, район һәм республика газеталарынң штаттан тыш корреспонденты Нәфыйк Халыйк улы Яһудинның 100 еллыгына Марс Нәфыйк улы аның бик күп әсәрләрен, шул исәптән фронт көндәлекләрен бастырып чыгарды. Мәгълүмат көненә килүчеләр бүгенге көнгә кадәр сакланган әлеге истәлекле һәм кадерле документлар белән танышты. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: