«Гаршинның әкиятләр дөньясы» кычкырып укулар көне (6+)

8 февраль көнне 23 нче санлы китапханәдә «Китаплы яллар» проекты кысаларында «Гаршинның әкиятләр дөньясы» дигән кычкырып укулар көне узды, ул язучының 170 еллыгына багышланды. 
«Мәрхәмәтле әкиятче Гаршин» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда яшь укучылар өчен тирән мәгънә һәм кешеләргә, табигатькә мәхәббәт белән язылган  «Сказка о жабе и розе», «То чего не было», «Лягушка-путешественница» һ.б. әкиятләре тәкъдим ителде.

тухляк
23ф. День громкого чтения «Сказочный мир Гаршина» (6 ) (2)
23ф. День громкого чтения «Сказочный мир Гаршина» (6 ) (3)
23ф. День громкого чтения «Сказочный мир Гаршина» (6 ) (4)
23ф. День громкого чтения «Сказочный мир Гаршина» (6 )
Көн дәвамына китапханәгә килүчеләргә үзләренә ошаган әкияттән өзекне кычкырып уку мөмкинлеге тудырылды. Баллар бик теләп кычкырып укуларда катнашты. 
Укыганнан соң китапханәчеләр кыска гына әңгәмә уздырды, әсәргә нинди мәгънә салынганлыгы турында фикер алышты. 
Теләге булганнар В.М. Гаршин иҗаты буенча викторина сорауларына җавап бирде һәм язучының тормышы һәм иҗаты турында китапханәче сөйләгәнне тыңлады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: