«Мирас җырларда һәм риваятьләрдә» фольклор көне (6+)

«Мирас җырларда һәм риваятьләрдә» дигән фольклор көне 17 июль көнне 23 нче санлы китапханәдә узды. Чара «Россия фольклорының бердәм көне» Гомумроссия акциясе кысаларында оештырылды.
Китапханәче бәйрәмнең тарихы, нәрсә ул фольклор һәм аның нинди жанрлары булуы турында сөйләде, халык бәйрәмнәре һәм йолалары бклән таныштырды. 

23ф. День Фольклора «Наследие в Песнях и Сказаниях» (6 ) (1)
23ф. День Фольклора «Наследие в Песнях и Сказаниях» (6 ) (2)
23ф. День Фольклора «Наследие в Песнях и Сказаниях» (6 ) (3)

Чарада катнашучылар табышмаклар чиште, әкиятләр буенча викториналарда катнашты, мәкаль һәм әйтемнәрнең мәгънәләрен искә төшерде һәм аңлатты, тизәйткечләр әйтте. «Инешкәй», «Өченче артык», «Убырлы Карчык» халык уеннары да үткәрелде.
Шул ук исемдәге китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, катнашучылар анда әкиятләр, риваятьләр һәм халык гореф-гадәтләре рухына кереп чума алды. 

#ЕдиныйДеньФольклора2026 #Деньфольклора #в_традиции

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: