«Китап тышлыгында һәркемгә бүләк» китап бүләк итү көне (6+)

14 февральдә «Китапны яратып бүләк ит» Бөытенроссия акциясе кысаларында Үзәк балалар модель китапханәсендә «Китап тышлыгында һәркемгә бүләк» дигән китап бүләк итү көне үтте.
Китапханәгә килгән кече мәктәп яшендәге балалар әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы һәм безнең илдә, чит илләрдә барлык китап сөючеләрнең аны ничек билгеләп үтүе турында белде. Укучылар бик теләп укылган өзекләр буенча китапның авторын һәм исемен таныды, баштагы юллары буенча шигырьләрнең дәвамын искә төшерде һәм яшьтәшләре белән үзләренең иң яраткан китаплары исемнәре белән уртаклашты.

IMG-20250210-WA0019
IMG-20250212-WA0013
IMG-20250214-WA0014
IMG20250214121321
IMG20250214131233

Чара иң күңелле мизгелләр белән тәмамланды: балалар китапханәгә үзләре укыган китапларын бүләк итте һәм хәзер аларны китапханәнең башка укучылары укусын иде дигән теләкләрен белдерде. 
Акция кысаларында китапханә Чаллы дәүләт курчак театрыннан һәм китапханәбезнең төрле яшьтәге укучыларыннан бүләккә китаплар кабул итте.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: