«Укыйбыз һәм хәтерлибез» кычкырып укулар көне (6+)

5 февраль көнне 23 нче санлы китапханәдә, «Горурланырлыгыбыз бар» республика акциясе кысаларында, Ватанны саклаучылар елына багышланган «Укыйбыз һәм хәтерлибез» дигән кычкырып укулар көне үтте. 

Главное фото 3

Китапханәнең уку залында шул ук исемдәге китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда Татарстан язучылары һәм шагыйрьләренең Ватанны саклаучылар турындагы китаплары һәм әсәрләре тәкъдим ителде. 
Көн дәвамында китапханәче китапларга күзәтү ясады, күргәзмәдә тәкъдим ителгән әсәрләрнең авторлары – фронтовик язучылар турында сөйләде.
Башлангыч сыйныф укучылары өчен «Укыйбыз һәм хәтерлибез» чарасы уздырылды. Һәр катнашучы сугыш турында әсәрдән өзек укыды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: