«Чуковскийның әкиятләр дөньясы» уку көне (0+)
30 март көнне Үзәк балалар модель китапханәсендә «Чуковскийның әкиятләр дөньясы» дигән уку көне узды. Китапханә кунаклары Корней бабайларының тылсымлы әкиятләр илендә мавыктыргыч сәяхәттә булды, алар Корней Иванович уйлап чыгарган табышмакларны чиште, «Телефон», «Путаница», «Мойдодыр» һәм «Муха-цокотуха» шигырьләрен рольләргә бүлеп укыды. Укучылар «Кем – кем була», «Әкиятне искә төшер», «Шигырьне җый» дигән әдәби уеннарда һәм бәйгеләрдә катнашты. Аеруча Чуковский әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнарны карау балаларның күңеленә хуш килде. Алар зур кызыксыну белән авторның «Гаҗәеп әкиятләр» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән, шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итүче китапларын карады. «Хәйләкәр нәни үрмәкүч» мастер-классында исә малайлар һәм кызлар «Муха-цокотуха» әкиятендәге үрмәкүчне ясады. |