«Яраткан авторлар: классиканы укыйбыз»: китап уку көне (16+)

3 мартта Бөтендөнья язучылар көне билгеләп үтелә. Әлеге көн уңаеннан 1 нче санлы китапханәдә «Яраткан авторлар: классиканы укыйбыз» дигән китап укулар көне үтте. Көн дәвамында китапханәчеләр укучыларны классик әдәбиятны укуга җәлеп итәргә тырышты. Өлкән яшьтәгеләргә янәдән укырга һәм тасвирланган вакыйгаларга яңача карарга, ә яшь буынга классикларның тарихи мирасы белән танышырга тәкъдим ителде. Катнашучыларга классикларның әсәрләрен сайлап алу җиңел булмады, шунлыктан китапханәчеләр «Буыннар китаплары» күргәзмәсендә «Мәңгелек классика» һәм «Шигъриятнең тылсымлы авазлары» дигән бүлекләрендә урнашкан әдәбиятны тәкъдим иттеләр. Сайлап алынган китаплар арасында А.С. Пушкин, М. Ю. Лермонтов, А.П. Чехов, Н.В. Гоголь, А.Н. Островский һ.б. бик күп авторларның басмалары бар иде. 

Поделиться: