«Белемнең чиге юк»: яшүсмерләр өчен эшлекле уен (12+)
20
Октябрь 2017
Җомга
20 нче октябрь көнне 11 нче балалар китапханәсендә 12-13 яшьлек яшүсмерләр өчен «Белемнең чиге юк» дип исемләнгән эшлекле уен узды. Әлеге чара барышында укучылар каталог һәм картотекалар, белешмә басмалар – энциклопедия һәм сүзлекләр белән таныштылар, китапханә хезмәткәрләре роле башкарып, төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар. Китапханәдә мәктәптә укуга ярдәм итәчәк китаплардан күргәзмә оештырылды. Яшүсмерләрне китапханәнең хәзерге заман мөмкинлекләре, үзәкләштерелгән китапханәләр челтәренең сайты белән таныштырдылар. Теләүчеләргә бердәм укучы билетлары тапшырылды. |