«Китапханә һәм яңа буын: киләчәккә китап белән» эшлекле уен (12+)

14 май көнне 11 нче санлы китапханәдә, Новосибирск өлкә яшьләр китапханәсе оештырган «Китапханә диктанты» Бөтенроссия агарту акциясе кысаларында, яшүсмерләр өчен «Китапханә һәм яңа буын: киләчәккә китап белән» исеме астында эшлекле уен үтте.
Әлеге чараның максаты – китапханәгә хәзерге заманда уку процессын киңәйтергә һәм баетырга мөмкинлек бирүче белем һәм үсеш үзәге буларак яшьләрнең игътибарын җәлеп итү; укучыларда мәгълүматны мөстәкыйль эзләү күнекмәләре булдыру; төрле мәгълүмат йөртү чараларына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү; укучыларның иҗади сәләтләрен ачу өчен шартлар тудыру. 

20250514_120436
20250514_122529
20250514_122835
IMG-20250514-WA0025

Ике командага бүленеп, балалар күптөрле биремнәр үтәде. «Библиографик анонс», «Мавыктыргыч библиография», «Белешмәлекләр, сүзлекләр – безгә барысын да табарга булышыр!», «Китапханәнең белешмә-библиографик аппараты – мәгълүмат эзләүгә ачкыч», «Тапкырлар һәм зирәкләр бәйгесе» бәйгеләре вакытында балалар үзләренең белемнәрен һәм зиһеннәрен күрсәтә, фантазияләрен һәм акыл җитезлекләрен эшкә җигә, үзләренең мәгълүмат культурасын һәм китапханә-библиографик грамоталылыгын, ә иң мөһиме, үзгәрә белүләрен күрсәтә алды. Әйе-әйе, гаҗәпләнмәгез. Чара вакытында ике команда да китапханә хезмәткәрләре – китапханәчеләр һәм библиографларга әверелде, үзләрен китапханәдә эшлиләр дип күзалдына китерде. бәйгеләрдә җиңүләре моны никадәр дөрес һәм чын итеп эшләүләреннән  торды. 

Чарага «Дәреслектән ике адымда», «Таныш булыгыз: белешмә басмалар!» дигән китап күргәзмәләре оештырылды, анда балалар дәресләргә әзерләнү һәм мөстәкыйль эшләр башкару өчен белешмәлекләр, кулланмалар һәм хрестоматияләр сайлап ала алды. 
Шулай ук балаларны китапханәнең иң яңа мәгълүмат ресурслары һәм мөмкинлекләре, аның заманча хәле һәм җиһазлануы, Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының сайты белән таныштырды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: