«Китапханә һәм яңа буын: китап белән киләчәккә» эшлекле уен (12+)

13 май көнне 11 нче санлы китапханәдә яшүсмерләр өчен, Новосибирск өлкә яшьләр китапханәсе оештырган «Китапханә диктанты» Бөтенроссия агарту акциясе кысаларында, «Китапханә һәм яңа буын: китап белән киләчәккә» дигән эшлекле уен узды.
Әлеге чараның максаты – яшьләрнең игътибарын хәзерге заман уку процессын киңәйтергә һәм баетырга ярдәм итүче белем алу һәм үсеш үзәге буларак китапханәгә җәлеп итү; укучыларда кирәкле мәгълүматны мөстәкыйль эзләү күнекмәләре булдыру; төрле мәгълүмат йөртү әйберләренә карата сакчыл караш тәрбияләү; укучыларның иҗади сәләтләрен ачу өчен шартлар тудыру. 

Главное фото 3

Ике командага бүленеп, балалар төрле биремнәр үтәде. «Библиографик анонс», «Мавыктыргыч библиография», «Белешмәлекләр, сүзлекләр – безгә барысын да табарга ярдәм итәр!», «Китапханәнең белешмә-библиографик аппараты – мәгълүмат эзләүгә ачкыч», «Тапкырлар һәм зирәкләр бәйгесе» дигән бәйгеләр вакытында укучылар үз белемнәрен һәм зирәклекләрен күрсәтә, фантазия һәм акылларын эшкә җигә, үзләренең мәгълүмати яктан культурасын һәм китапханә-библиографик белемнәрен күрсәтә, ә иң мөһиме – рольгә керү белүләрен күрсәтә алды. Әйе-әйе, гаҗәпләнмәгез.  Чара вакытында ике команда да китапханә хезмәткәрләре – китапханәчеләр һәм библиографларга әйләнде, үзләрен китапханәдә эшли дип күзалдына китерде. Һәм бәйгедә җиңү бу эшне никадәр дөрес һәм чынга охшатып башкаруларыннан торды. 
Чарага «Дәреслектән ике адым читтә», «Таныш булыгыз: белешмә басмалар!» дигән китап күргәзмәләре оештырылган иде, анда балалар дәресләргә әзерләнү һәм мөстәкыйль эшләрне башкаруга әзерлек өчен белешмә басмалар, әсбаплар һәм хрестоматияләр сайлап алды. 
Шулай ук балаларны яңа мәгълүмат чыганаклары һәм китапханә мөмкинлекләре, аның заманча халәте һәм җиһазландырылышы, үзәкләштерелгән китапханәләр системасының сайты белән таныштырдылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: