Шәфкатьлелек яшәсен йөрәктә (18+)

2
1
5
3
4
6
7
9
8

20нче һәм 23нче сентябрь көннәрендә 12нче санлы татар китапханәсе хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәре «Хәят» мөслимәләр җәмгыяте белән берлектә шәһәр һәм Тукай районы Теләнче Тамак авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар интернат-йортларында булдылар. Китапханәчеләр өлкәннәрне китапханә эшчәнлеге белән таныштырдылар, үзләре белән алып килгән китапларны, күчтәнәчләрне тапшырдылар. Кул көрәше буенча дөнья чемпионнары Энҗе һәм аның улы Рузалин Хәмидуллиннар чыгыш ясады, сәламәтлекне ныгыту өчен берничә физик күнегү күрсәттеләр. Резеда Хәмидуллина чәчәк ясау буенча мастер-класс үткәрде. Очрашу ахырында өлкәннәр бу очрашуны оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдерделәр.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: