«Китапны яратып бүләк ит!»

Безнең илдә Китап бүләк итү көнен бәйрәм итү яхшы гадәткә кереп бара. Кешеләр китаплар бүләк итә торган көн үзенчәлекле генә түгел, ә әһәмиятле дә. Ул бер яктан җәмәгатьчелек игътибарын китаплар һәм уку кыйммәтләренә юнәлтә, икенче яктан бу дустыңа гына түгел, ә китапханәгә дә китаплар бүләк итү өчен бер сәбәп. 

14 февральдә Китап бүләк итү көнендә, «Китапны яратып бүләк ит» Бөтенроссия акциясе кысаларында , «ТИСБИ» көллияте» студентлары һәм укытучылары китапханәбезгә төрле жанрдагы китаплар бүләк ите,п акциядә катнашучылар булды. 

Акция кысаларында балаларга бәйрәмнең килеп чыгу һәм китаплар ясау тарихы турында сөйләде. Шулай ук студентларга «Китапны яратып бүләк ит» Тугызынчы Бөтенроссия акциясе катнашучысы сертификаты тапшырылды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: