Данил Әхмәтшин. Иллюстрацияләр. Рәсемнәр. Объектлар (12+)

Бесплатно

Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә рәссам-концептуалист Данил Әхмәтшинның гадәти булмаган күргәзмәсе ачыла.

Китапханәгә килүчеләрне кызыклы иллюстрацияләр, абстракт рәсемнәр һәм арт-объектлар дөньясы көтә. Беренче карашка тәңгәл килмәүче мәдәни элементлар һәм аллюзияләр рәссам иҗатында бер-берсенә бик җиңел яраша: бу традицион татар мәдәниятенә һәм Чаллы колоритына яңа караш. 

Күргәзмә ачылу тантанасында шәһәребезнең танылган яшь шагыйрьләре катнашачак. 

Данил Әхмәтшин коллаж ясау буенча мастер-класс үткәрәчәк.

Сезне 5 февраль көнне 15.00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсендә узачак заманча сәнгать һәм шигърият кичәсендә көтеп калабыз!

Поделиться: