Яшәсен хуш исле сабын! (6+)

14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре укучылар өчен чын-чынлап сабын бәйрәме ясады. Әлеге мөһим әйберне без көнгә берничә тапкыр кулланабыз һәм аңа аерым игътибар бирмибез. Ә ул исә вируслы авыруларны таратуга каршы төп көрәшүчеләрнең берсе. Бүгенге дөньяда аеруча чисталык таләпләрен үтәргә кирәк, һәм бу эштә иң беренче чиратта гади сабын ярдәм итә. 

Да здравствует мыло
Да здравствует мыло душистое 3
Да здравствует мыло душистое 4
Да здравствует мыло душистое 2
Да здравствует мыло душистое
Да здравствует мыло душистое 1

Китапханәче сабынны уйлап табу тарихы, борынгы заманнарда кулларны нәрсә белән юулары, ни өчен сабынны байлар гына ала алуы турында сөйләде. Ә сабынның барлыкка килү тарихы озын һәм бормалы – якынча 6 меңләп ел исәпләнә икән. 

Балаларга Россиядә сабын кайнатуның үсеш алуы турында мәгълүмат бик кызыклы булды. Алар белән бергә без дә Шуя шәһәренә килеп чыктык, анда хәзерге вакытка кадәр сабын фестивале үткәрелә. Һәм бу тиккә генә түгел, чөнки нәкъ менә монда борынгы заманнарда беренче булып сабын куллана башлыйлар. Шуя сабынчылары турында беренче тапкыр 1629 ел белән бәйләп искә алалар. Балаларга шуя сабыны ясау, аны сатып алырга дип ярминкәгә Россиянең төрле почмакларыннан сәүдәгәрләр килүе турында видеоязма күрсәтелде. Әлеге шәһәрнең гербында да сабын кисәге сурәте бар. 

Балалар бик теләп «Күңелле пиннек», «Җиңел бию» һ.б. музыкаль  уеннарда катнашты. Һәм, әлбәттә инде, сабын күбекләреннән башка нинди сабын бәйрәме булсын инде ул! Сабын күбекләре белән бик күп кызыклы трюклар уйлап табарга һәм чын сабын шоуы ясарга була. Укучылар «Кем иң зур күбек кабарта» дигән ярышта катнашты. Аларга аеруча «Кемдә озаграк?» дигән эксперимент ошады. Сабын күбекләрен тотарга һәм аларны сакларга тырышырга кирәк булды. Моның өчен балалар перчаткалар киде. 

Чара азагында һәрберсе китап күргәзмәсе белән таныша алды: анда төрле сорт сабыннар – каты һәм сыек, төсле һәм ак, хуш исле һәм кер сабыннары тәкъдим ителде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: