Бүгенге тормыш шартларында сәламәтлек көне – үз иминлеге, сәламәт тән һәм көчле рухы турында кайгыртучы һәркем өчен әһәмиятле бәйрәм булып санала.
Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында 13 нче санлы китапханәдә «Сәламәт тормыш рәвешенә – «Әйе!» дигән акция узды. Акциянең максаты – халык арасында сәламәт тормыш рәвешен популярлаштыру. Кешенең сәламәтлеге беренче чиратта аның үзеннән тора. Вакытында кисәтү чаралары үткәрү, сәламәт тормыш рәвеше алып бару, үзеңә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә карата җаваплы мөнәсәбәт, сәламәтлеккә һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян китерми торган товарларны һәм хезмәтләрне сайлау, болар барысы да – сәламәтлекне саклауның һәм озын гомернең, авыруларны булдырмый калуның мөһим шартлары.
Акциядә катнашучылар сәламәт тормыш рәвеше, дөрес туклану, чыныгу, файдалы һәм зарарлы гадәтләр, Бөтендөнья сәламәтлек көне турында мәгълүмат алды. Укучылар «Физкультура и Спорт» һәм «60 лет не возраст» журналларыннан мәкаләләргә күзәтүне тыңлады. Яшь укучылар «Сәламәт булу – модада!» дигән мәгълүмат буклеты алды.
If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.
|