Җир чәчәкләр белән елмая (6+)
21
Июнь 2021
Дүшәмбе
17 нче санлы китапханәдә мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен «Җир чәчәкләр белән елмая» дигән танып-белү уены үткәрелде. Китапханәче белән бергә яшь китап сөючеләр чәчәкләр турында риваятьләрне, чәчәкләр турында сүз барган әдәби әсәрләрне искә төшерде. Балалар чәчәкләрнең дә кешеләр кебек үк сөенә, ямансулый алуы, яхшылык һәм явызлыкны тоюлары турында белде.
|