«Гаилә – тылсымлы тормыш символы» чаралар циклы (12+)

15 майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Бу көнне М. Бибишев исемендәге паркта Чаллының «Буревестник» яшьләр клубы Гаилә көненә багышланган «Барысы да гаиләдән башлана» дигән чара уздырды! Әлеге бәйрәмгә 1 нче санлы китапханә «Барысы да гаиләдән башлана» дигән күргәзмә-күзәтү әзерләде. Анда гаилә тормышы, гаиләдә була торган шатлыклар һәм гореф-гадәтләр турында әсәрләр тәкъдим ителде. 

парк
IMG-20250516-WA0026
IMG_20250516_115144
IMG_20250516_111117
16 майда китапханә хезмәткәрләре  «Гаилә – бөек мәхәббәт патшалыгы» дигән ял кичәсе уздырды. Чара бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, кеше тормышында гаиләнең әһәмияте, туганнар һәм якыннарны берләштерүче яхшы гореф-гадәтләрне саклау турында сөйләүдән башланды. Чара барышында төрле бәйгеләр, уеннар, мәкаль һәм әйтемнәрне белүгә блиц-сораштыру, фильм һәм җырларны искә төшерде. Бу көнне бәйрәмдә катнашучылар гаиләләрендәге бердәмлекнең сере белән уртаклашты, кызыклы хәлләрне сөйләде, үз галиәләрендәге гореф-гадәтләр турында сөйләде. 
Чара азагында «Барысы да гаиләдән башлана» дигән китап күргәзмәсе белән танышты. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: