Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсе Тоталь диктант язу өчен мәйданчык булды (18+)

Татарстан Республикасында 11 нче тапкыр Тоталь диктант яздылар – иҗтимагый коммерцияле булмаган проект, ул бөтен дөнья буенча битараф булмаган рус телен сөючеләр көче белән тормышка ашырыла. 2023 елда диктантны Президент грантлары фонды ярдәмендә яздылар. 8 апрель көнне шәһәр үзәк китапханәсе өченче тапкыр акцияне уздыру өчен мәйданчык булдырды. 

Миниатюра на с
IMG_3920
IMG_3893
IMG_3901
IMG_3919
IMG_3909
IMG_3908
IMG_3905
IMG_3891
IMG_3880

Мәйданчыкта диктант текстын Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гайнуллина Венера Марсил кызы укыды. 

Текстның авторы язучы, «Зур китап», «Милли бестселлер» һәм «НОС» премияләре финалисты Василий Авченко Владивосток шәһәрендә яши һәм эшли. Аның әсәрләре арасында – «Первый руль» китабы, «Глобус Владивостока» энциклопедия-юлкүрсәткече, «Кристалл в прозрачной оправе» хикәяләр җыентыгы, «Владивосток-3000» фантастик повесте. Шулай ук Василий Авченко «Жизнь замечательных людей» сериясендә язучы Александр Фадеевның биографиясен язды. 

Василий Авченко Тоталь диктант өчен «Экология по Арсеньеву» дип аталган текст әзерләде. Диктант тексты күренекле галим, сәяхәтче, язучы, Ерак Көнчыгышны өйрәнүче Владимир Арсеньевка багышланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: