«Китап безне галәмгә илтер» китапханә киче. Үзәк балалар китапханәсе – йокламый (0+)

Бесплатно

#ЦДБНЕСПИТ

24 апрель көнне Чаллы шәһәренең Үзәк балалар китапханәсе «Китапханә төне – 2021» Бөтенроссия акциясенә кушыла һәм «Китап – йолдызларга юл» шигаре астында «Китап безне галәмгә илтер» дигән китапханә киче уздыра.  Китапханә 17.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр үзенең кичке буш вакытын күңелле компаниядә уздырырга теләге булган һәркемне әлеге кичәдә көтеп кала. 
Чара фән, технологияләр һәм галәмгә беренче очыш көненең 60 еллыгына багышлана. Бу көнне китапханә серле галәм һәм кызыклы фәннәр дөньясына күчәчәк. Балалар һәм өлкәннәр космо-вояжда була алачак һәм галәм турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар алачак, иҗади мастер-класста фантазияләрен эшкә җигәчәк, арт-зонада космик кыяфәткә кереп фотога төшә алачак. Нәни кунакларыбыз аква-гримда була алачак һәм чит планеталылар белән өстәл уеннарында ярышачак, ә өлкәннәр исә астрономик башваткыч һәм сорауларга җавап бирүдә үз белемнәрен сынап караячак. Осталыкларын күрсәтеп һәм уеннарда катнашып арыганнар космос турында видеоязмалар һәм мультфильмнар карап ял итә алачак. 
Кичә космо-диско-батл һәм космонавтлар өчен космик витаминнар тарату белән тәмамланачак.

Поделиться: