Тормышыңның кадерен бел! (12+)
14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Китап белән бергә үсәбез» программасы кысаларында «Сәламәт яшәү рәвеше: яңа тренд яки ихтыяҗ» дигән дискуссия үткәрде. Чара башында яшүсмерләр сәламәтлек төшенчәсе, аны саклау ысулларын тикшерде. Балалар дискуссиядә актив катнашты. Алар сорауларга җавап бирде: зарарлы гадәтләрдән баш тартуы җиңелме, яшүсмерләрнең кеше гомере һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыручы матдәләрне кулланып карауга нәрсә мәҗбүр итә, кеше үз сәламәтлеге өчен кем алдында җавап тота? Фикер алышу вакытында рольле уеннар, «Юк!» дип ничек әйтергә», «Кешенең тотрыклы үсеше», «Зарарлы гадәтләрдән баш тартуда ихтыяр көченең роле» кебек тренинглар уздырылды. «Электрон сигареталар нинди куркыныч тудыра», «Үз юлыңны сайла» дигән видеороликлар күрсәтелде. Китапханәче балаларны «Тормышыңның кадерен бел!» дигән китап күргәзмәсе белән таныштырды, анда сәламәт яшәү рәвеше турында китаплар һәм «Яшьлек формуласы», «Бәхетле һәм сәламәт тормыш өчен киңәшләр» буклетлары тәкъдим ителде. |