«Максат. Сайлау. Карьера» (12+)
Яшүсмерләрдә аңлы рәвештә һөнәри үзбилгеләнеш булдыруда шартлар тудыру максатында, 17 апрель көнне 15 нче санлы китапханә «Россиядә эш» кадрлар үзәге белгече белән «Максат. Сайлау. Карьера» дигән очрашу оештырды. Чарага карьера үсеше, һөнәри күнекмәләрне булдыру һәм үстерү буенча бүлекнең әйдәп баручы консультанты Г.А.Сяфукова чакырылды. Гөлнара Әхмәтгалим кызы балаларга һөнәр сайлауга тәэсир итә торган факторлар турында сөйләде, аларны һөнәрләрнең төрләре һәм төрле характеристикалары белән таныштырды. Яшьләр белән һөнәр сайлауның һәр кеше тормышында катлаулы һәм җаваплы адым булуы турында сөйләштеләр. Ул киләчәк тормышта башлангыч ноктаны хәтерләтә, сайлау ничек уңышлырак булса, тормыш юлы да кызыклырак, баерак һәм уңышлырак булачак. |