Рус халык уенчыкларының гаҗәеп дөньясы (6+)

29 апрель көнне 14 нче санлы китапханәдә мәктәп укучылары өчен рус халык уенчыкларына багышланган чара үтте. Балалар фольклор иленә сәяхәт кылды. 

Алар рус халык уенчыгының гаҗәеп һәм әкияти дөньясы белән танышты, халык уенчыгының тарихы борынгы заманнарга ук барып тоташуы һәм фольклор белән бәйле булуы турында белде. Халык осталары төрледән-төрле уенчыкларны – матрёшкалар, сыбызгылар, хайваннар һәм кешеләрнең кызык сыннары һ.б.ларны балыктан әвәләп, агачтан кисеп ясый. Рус матрешкасының үрнәге итеп Япониянең ачулы йөзле карт кыяфәтендә ясалган һәм эченә кечкенә курчаклар салынган агач курчак алынуы турындагы мәгълүмат балаларга аеруча ошады. Рәссам А.С.Малютин курчакка төрле төсле яулык яптыра һәм рус сарафаны кидерә, зәңгәрсу түгәрәк күзле, алсу битле елмаеп торучы йөз ясый. Курчакны борынгы рус исеме белән – Матрёшка дип атый. Дымка, каргополь, филимон уенчыклары тәкъдим ителгән «Халык кәсепләре» видеоязмасын караганнан соң, алар төрле шәһәрләрдә эшләнгән уенчыкларның формалары буенча да, бизәлешләре ягыннан да аерылып торуына инанды.  
Чарада рус халык җырлары, такмаклар яңгырады, балалар бик теләп табышмаклар чиште,  «Чижик-пыжик», «Куянкай, биеп ал», «Биюләр» кебек бию уеннарында катнашты. Очрашуда катнашучылар үзләренең балалар уенчыкларын искә төшерде. Үз кулларың белән матур, кызыклы уенчыклар ясау гореф-гадәте хәзер дә яши. Ә осталар үз иҗатлары белән безне куандыруларын һәм сокландыруларын дәвам итә. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: